Читать онлайн Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи бесплатно

Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи

© Рузил Фазлыев, 2024

ISBN 978-5-0062-9009-9 (т. 12)

ISBN 978-5-0056-9347-1

Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero

1нче январь

  • Январь ае башларыннан,
  • Алышына ел саны.
  • Кая бүген шатланучы…
  • Шаулап карышылап аны.

Көтеп алып, куян диеп,

Әйләнеп елкаларны.

Курантлар сугу туктатты,

Ничә көн ярсыганны.

Озату бәйрәме булды,

Үткән күпме чаралар.

Яңа елның башлануын,

Көтеп тора… чаналар.

Яңа елның иртәләре,

Туа аның көннәре.

Куандырып алдагысы,

Дөнья ямен күргәнне.

Ни үзгәрде тирә якта,

Кичә бүген арасы.

Бизмәсәктә искеләрдән,

Алга таба барасы.

Яңа көннәр олы бәйрәм,

Еллар тора көннәрдән.

Сабак булсын алга таба,

Үткәннәрдә күргәннәр.

53 ләр 70 тә

  • Нинди ел булыр дисезме,
  • Бу Куян елы җитсә.
  • 23 нче елда була,
  • 53 ләр …70 тә…

Яңа елда, бик тиз узар,

Бер башланып ул китсә.

Кабатланмас бер ягы бар,

53 ләр… 70 тә…

Кемнәр өлкән, кемдер кече,

Күңелләр ник читлектә…

Бездә үсеп җиткәнбез бит,

53 ләр… 70 тә…

Әйтәсе сүзләр бар әле,

Кимемәде, печтектә.

Бер ел буе барасы юл,

53 ләр… 70 кә…

  • Менә шундый ел була ул,
  • Яшьтәшләрең «җитлексә».
  • Исән булган 53 ләр…
  • Җитә алды 70 кә.

Агымнарда калып

  • Хәтер агымнары шундый,
  • Барысы бергә агыла.
  • Онытылган кебекләрнең,
  • Дулкыннары кагыла.
  • Аерулар мөмкин булмый,
  • Карасына, агына.
  • Бирелмәгән сорауларга,
  • Җаваплары табыла.
  • Әллә ниләр сөйләп була,
  • Кылынганнар эндәшми…
  • Барысыда бер капчыкта,
  • Савап, гөнах берләшми.
  • Гөнахларың кичерелсә,
  • Саваплары югала.
  • Төзәтүләр чоры үтсә,
  • Кире кайту юк аңа.
  • Тормыш юлы сикәлтәсе,
  • Шулай сикертә инде.
  • Тәүбәләр дә була алганга,
  • Раббым, кичерсә иде.

Арбалар

  • Дөнья малы шундый әйбер инде,
  • Кызыкмаган кеше бик аздыр.
  • Кемдер өйдә үрдәк асыраса,
  • Хыялында никтер гел каздыр.
  • Байлык үзе ул сынаулар дигән,
  • Олы атка, олы арбалар.
  • Бер хайванга әллә ничә арба,
  • Нигә икәнен кемнәр аңлаган.
  • Язылса да барысы тәфсилләнеп,
  • Күптән инде, ерак заманда.
  • Нидер җыеп кеше гомер буе,
  • Кайта алмый йөри базарда.
  • Йөк җыйганда үзең тартыр өчен,
  • Нәфес менеп сиңа атлана.
  • Тәкәбберлек белән бутамасак,
  • Андый кеше кайчан шатлана.
  • Бер карасаң бары җәза кебек,
  • Артык төяп тарту арбаны…
  • Вакыт җитеп кеше «тугарылгач,»
  • Ул арбалар җирдә калганы.

Атып кал…

  • Вакытында кирәк сабыр булу,
  • Кайвакытта, була ашыгырга.
  • Үткәндәме, гомер юлы инде,
  • Булгандамы, яки башыгына.
  • Кайвакытта, кайсын сайлап була,
  • Туры килсен өчен халәткә.
  • Ялгышмаска үз гаебең белән,
  • Бәйле булып, гамәл – сәбәпкә.
  • Бозмый калып тормыш кануннарын,
  • Эзләмичә җиңел юлларны.
  • Таба алып, әрәм шәрәм итми,
  • Сиңа гына, тиеш булганны.
  • Гыйлем аша, таба алып юлны,
  • Бара алып, шиккә төренми.
  • Ышанычлы булып юлдашларың,
  • Хыялларың калып, сүрелми.
  • Бер үтәсе юллар барысыда,
  • Кабатлаулар мөмкин түгелләр.
  • Киләчәктә буласыларын бит,
  • Башлап була әле бүгеннән.
  • Ул хаталар, гомер бетмәсәдә,
  • Төзәтергә, hаман вакыт бар.
  • Әйтелгәнчә зирәк мәкалдә:
  • «Ятып калганчы, син атып кал»

Ашыгу

  • Ашыгуның асылында ни соң,
  • Кемнәр белә, кемнәр аңлата.
  • Кеше туктый алыр иде микән,
  • Кая ашыкканын аңласа.
  • Ашыгабыз, башта үсәр өчен,
  • Олы кеше тизерәк булырга.
  • Хыялларда булган кебегерәк,
  • Искитәрлек тормыш корырга.
  • Белмәгәннәр – алда бихисапка,
  • Өйрәнергә кайчак ашыгабыз.
  • Кайвакытта тәртәләрдән чыгып,
  • Ашыгулар белән шашынабыз.
  • Дөнья байлыклары кызыктыра,
  • Жыеп калмак булып, ашыгабыз.
  • Хәерчелек кочып алган кебек,
  • Булмаганга матур машинабыз.
  • Өлгерүләр күберәк тоелса да,
  • Эш рәте булмый ашыкканда.
  • Ризыкның кадерләре кими…
  • Юылмыйча кала кашыклар да.
  • Язмыш юлы гамәл чакырымнары,
  • Аңлашылмый кала үткәндә.
  • Көрсенәсең «шулай икән» диеп,
  • Соңгы тукталышка житкәндә.
  • Ашыксаңда кояш чыгышына…
  • Ахшам көтә сине, зарыгып.
  • Ашыгулар – егылулар кебек,
  • Тормыш юлларында арылып.

Багышладым

  • Тоя башлаганга микән бераз,
  • Гомеремнең агып баруын.
  • Аңлаганга, бәлки вакыт юлы,
  • Кая таба алып баруын.
  • Артка карыйм борылып еракларга,
  • Миңа кадәр хәттә булганга.
  • Хисабларга әзерләнгән кебек,
  • Уйлар белән күңел тулганда.
  • Югалтмыйча калган минутларны,
  • Исрафларга һичтә калдырмый.
  • Онытылса буын үткән юллар…
  • Кадер белә торган җан булмый.
  • Гомер юлы эзе сызыклары,
  • Уч төбендә калса йомылып.
  • Гыйлем өчен җиргә килә алып,
  • Зыяларга… китәр узылып.
  • Калган вакыт белмим җитәрме,
  • Нинди эшкә, нинди гамәлгә.
  • Тауларныда күчерә алулар бит,
  • Сизелмәслек була галәмдә.
  • Ихласлыкка күчә алу юлы,
  • Гамәлләрдә… барлык уйларда.
  • Язмышның без җылы кочагында,
  • Нигә аның белән уйнарга.
  • Ризалашу… булган, биргәненә,
  • Тырышу өчен… бар бит кушканнар.
  • Оят булыр …әгәр онытылса,
  • Мәңгелеккә күлмәк ыштаннар.

Базар көн

  • Әллә нинди серләр яшерелгән,
  • Элекләрдән килгән базар көн.
  • Халык жыеп чукындыру өчен,
  • Чиркәүләрдә чаңнар кагар көн.
  • Якшәмбене ял көннәре итеп,
  • Жыелышып гәпләр сатар көн.
  • Мунча ягып, гает бәйрәмедәй,
  • Кәеф сафа кылып ятар көн…
  • Кемдә нинди товар бүлешергә,
  • Кемнәр ала, кемнәр саталар.
  • Атналарның ярминкәсе булып,
  • Башлык, башмак, киез каталар.
  • Берәү карап йөреп тәмен таба,
  • Сатар өчен, күпме әйбер ята.
  • Бар булганы тышка чыгарыла,
  • Кәсеп итеп, хәттә ярык сата.
  • Бүгенгесе ничек, ниндиерәк…
  • Базар көне, хәзер атна буе.
  • Товар үзгә… сату-алу гөрли,
  • Сыерлар аз, ләкин сөтләр «куе».
  • Динен, телен, илен, жирен, үзен,
  • Матур иттереп, төреп сата.
  • Әрвахларда ахыры, кайгыларда,
  • Сатканнарны белеп, күреп ята.

Батырлар…

  • Батырлыкка авырлыклар кирәк,
  • Яулар булса, туплар атырлар.
  • Исәннәре окопларда калыр,
  • Батырларны алып кайтырлар.
  • Барысында батыр дияләр дә,
  • Батыр исемнәре бирмиләр.
  • Онытыла …кирәк вакытлары,
  • Алларында башлар имиләр.
  • Солдат кирәк яулар вакытына,
  • Кулда чакта утлы кораллар.
  • Язмышлары кайчан солдатның,
  • Кайчан гына бөек була алган.
  • Гади солдат, гади халык улы,
  • Алар өчен төрле медальлар.
  • Солдат белән солдат атышмыйча,
  • Кемнәр кайчан яуда җиңә алган.
  • Солдат батыр-солдат булган өчен,
  • Якын булган өчен дошманга.
  • Үз иреге белән беркем үлми,
  • Җанын бирә, иле кушканга.

Башлы кеше

Башлы әйтә: Мин бик мактанмыйм,

Мактаганнардан сакланмыйм ди.

Хурлаучылар өчен мин җүләрмен,

Мактаучылар булса түзәрмен ди.

Байлыгым да шактый чамалы,

Алып булмый гел дә яңаны ди.

Үткәрәмен җәен арба җыеп,

Ремонтлап кышын чананы ди.

Кеше кебек яшәп була мени,

Җитмеш төрле була кешеләр ди.

Үз эшеңне мәңге таба алмый,

Гел кызыксаң кеше эшенә ди.

Үткән гомер мактанырлык түгел,

Начар белән яхшы буталган ди.

Утыртканнар сирәк мирәк булып,

Чупләр белән бергә уталган ди.

Мактанырга… акыл белән була,

Соңлап килеп кунак булганга ди.

Үз юлыңны таба алмый калган,

Бер гөнахсыз дурак булганга ди.

Без бергә!

  • Дөньялар үзгәрә,
  • Әй халык, берләшик.
  • Җыелыйк, җыелыйк,
  • Бер булып гел яшик.
  • Гасырлар дәлилли,
  • Таркаулык җиңгәнне.
  • Онытмыйк ирек дип,
  • Җаннарын биргәнне.
  • Таркаулык югалсын,
  • Мәңгегә тапмаслык.
  • Язмышлар шундый дип,
  • Кайгырып ятмаслык.
  • Таңнарда шикелле,
  • Офыкта, вакытлар…
  • Бердәмлек җиңәрлек,
  • Вакыт бар, вакыт бар.
  • Без диеп дәшәрлек,
  • Горурлык – халкым бар.
  • Уйлар һәм максатлар,
  • Булсыннар якыннар.
  • Без, без, без дидек
  • Без халык бит югалмабыз,
  • Бетсәк тә таралышып.
  • Чаралар булганда гына,
  • Йөрмәсәк аралашып.
  • Олы кайгы килгәч кенә,
  • Очрашулар калмаса.
  • Күрешү, нияттә булсын…
  • Һәр кем шуны аңласа.
  • Отчет түгел, ә истәлек,
  • Видеолар, сүрәтләр.
  • Үз бәйрәмең күңелләрдә,
  • Сакланулар кирәкләр.
  • Телсез, илсез, динсез үскән,
  • Буыннарны ни көтә…
  • Васияткә киләчәкне,
  • Кемнәр соң бүләк итә.
  • Балаларның анасы бар,
  • Ананың бар баласы.
  • Ата ананың тырышлыгы,
  • Баласында каласы.
  • Халык, милләт бердәмлек ул,
  • Яши белү бер булып.
  • Чәчәкле болын шикелле,
  • Йә булмаса, гөл булып.
  • Сүнмәсен иде учаклар,
  • Буыннарны жылыткан.
  • Кемнәр диеп аталырлар,
  • Булганнарын оныткан.
  • Бер дулкын ул, хисләр бердәмлеге,
  • Бергә кыла торган гамәлләр.
  • Араларда бушлык булмаганда,
  • Бирә, ала торган сәләмнәр.
  • Кыйбылалар, уртак була икән,
  • Бердәм икән, теләк уйларың.
  • Чуарланмый, дөнья эше белән,
  • Максат итеп алга куйганың.
  • Бер дулкын ул, авырлыклар аша,
  • Бердәмлекне тоеп, атлаулар.
  • Кимсетүгә дучар булулар да,
  • Хокукларны бергә яклаулар.
  • Чиребездән, олы таркаулыктан,
  • Дәва табып аннан арыну.
  • Дулкыннарны бердәм тояр өчен,
  • Бер көймәдә бара алыну.
  • Бер дулкында, бердәм тибәр йөрәк,
  • Ерагаер, булган ялгышлар.
  • Сынауларда бергә була алсак,
  • Яфаламас ялгыз язмышлар.

Бер Ул хуҗа!

  • Иман белән яшәгәндә,
  • Җирдә татар әрәм булмас.
  • Татарларны яратмаган,
  • Бер генә дә әдәм булмас.
  • Дошманнарны… чутламасак,
  • Ерак булсак, без алардан.
  • Аллаһыга сыенганда,
  • Чыкмасларда үз арадан.
  • Көтү булып яшәгәндә,
  • Табылмасмы көтүчеләр.
  • Бар көтүне сатып, яулап
  • Үзенеке итүчеләр.
  • Яратуны… аңламагач,
  • «Ай-лав-ю» лар онытылар.
  • Күктә хәзер таралучы,
  • «Син-кол-син"нәр болытыдыр.
  • «Мин-кул-шул"лар яңа буын,
  • Алыштырмас татарларны.
  • Иман көче җыя алсак,
  • Җиһан белер татар барны.
  • Аллаһ юлы җиһад булыр,
  • Кырашлары – утлар атар.
  • Утлы караш күреп дошман,
  • Егылырда, тормас, ятар.
  • Бер Ул хуҗа иманлыга,
  • Көтүчеләр, хуҗа түгел.
  • Кыйбласыз – без көтүдә,
  • Менә шундый «нуҗа» бүген.

Беренче класстан…

  • Без бит әдәм балалары…
  • Әллә ниләр кайчак эшлибез.
  • Төрле ризыклар пешерәбез…
  • Ә үзебез һичтә «пешмибез».
  • «Беренчедә» генә калган кебек,
  • «Икенчегә», һаман күчмибез.
  • Хәрефләрне белеп бетереп,
  • Китаплардан белем эчмибез.
  • Укытучы сүзен, ишетмибез…
  • Өй эшләрен кайчан эшлибез?
  • Әлифбаны тотып карыйбыз да,
  • «Туган тел"гә һаман күчмибез.
  • Бер шигырь дә һаман ятламыйбыз
  • Гади мисал… чишә алмыйбыз.
  • Каникулда …үтә уку елы…
  • Мәктәпкә дип никтер бармыйбыз.
  • Укучылык – гыйлем алулар ул,
  • Яшь вакытның якты эзләре.
  • Дөньяныңда бәракәтен тоеп,
  • Аның диңгезендә йөзгәне.
  • Без беренче класс балалары,
  • Якын итеп шундый ярлыкны.
  • Күчми калган укучылар кебек,
  • Гомерлеккә утырып калдыкмы.
  • Алга таба юллар ачыла бит,
  • Таүге адымнарны атлагач.
  • Кыен була алга баручыга,
  • Өмет гөле чәчәк атмагач.
  • Әнә кояш кабат күтәрелә,
  • Ә нурлары – безгә карашы.
  • Күтәрелеп карап, аңлыйсы да,
  • Яктылыкка таба барасы.

Бетмәс теләк

  • Теләк арты теләк туа,
  • Ник шулай тибә йөрәк.
  • Гомер юллары барыла,
  • Теләкләреңне сөйрәп.
  • Запас түгел, лапас түгел,
  • Кайдан, нигә ул теләк.
  • Алдавыч байлыклар кебек,
  • Бушый алмаслык келәт.
  • Бураннар да маяк түгел,
  • Юлларны куймый көрәп.
  • Чокыр казып, күмү өчен,
  • Әллә шундый бер көрәк.
  • Гөнаһ кебек, оят булып,
  • Күпмесен булмый сөйләп.
  • Моңнар, жырларга ошатып,
  • Уйланып, булмый көйләп.
  • Булган барсын күтәрергә,
  • Түзмәс кебек беләкләр.
  • Димәк шулай яратылган,
  • Яшәү өчен кирәкләр.
  • Теләк белән хыялларны,
  • Буташтырып куюмы.
  • Хыялларга күмә торган,
  • Теләкләрдән туюмы.
  • Әллә гади бер сыналу,
  • Үлчәргә нәфесләрне.
  • Асылы булган – күңелне,
  • Күрергә, кәсепләрне.

Бисмилләһ

  • Күркәмлеге очырашулар өчен,
  • Беренче сүз, булса сәләмнәр…
  • Бисмилләһи – Аллаһ исеме белән,
  • Башланадыр, савап гамәлләр.
  • Беренче сүз фикереңнең башы,
  • Ә ниятең, аның эчендә.
  • Ихлас күңел була алу кирәк,
  • Сүзләреңне әйтер өчен дә.
  • Яхшы эшләр, яхшы кәеф белән,
  • Матурлый ул кеше арасын.
  • Күрсәткәндәй юлчы кузгалганда,
  • Кая таба юллар барасын.
  • Начар кәеф, холык, фигылләрең,
  • Онытылып торыр ул мизгель.
  • Җылы хисләр яшерелә алмый,
  • Кеше күңелләре бик сизгер.
  • Бисмилләһи – сүзнең кыйбласы,
  • Ниятләрнең изге татлысы.
  • Аллаһ ризалыгы өчен булган,
  • Гамәлләрнең бары яхшысы.

Бозык ризык

  • Мактанырга кирәк микән,
  • Кемнәргә, ниләр өчен.
  • Әллә ниләр майтарырга,
  • Житә дип, минем көчем.
  • Начар яклар, берәр вакыт…
  • Ошый микән кемгәдер.
  • Әй, алары баштан ашкан,
  • Кабатлана көндә дер.
  • Начарлыкны кыласың да,
  • Яхшы диеп, яклыйсың.
  • Начарлыкка начарлык дип,
  • Үз үзеңне аклыйсың.
  • Бозык ризык шикелле,
  • Табыннарга куйганда.
  • Юмартланып начар белән,
  • Ник алайса сыйларга.
  • Бер күңелдән барысы да,
  • Яхшысы, начарлыгы…
  • Шундый күңелләрдә була:
  • Кешеләр качарлыгы.

Болганчык еллар

  • Болганчык еллар заманы,
  • Үткәнсез, киләчәксез.
  • Ахыйрәтткә күчкәнче әллә,
  • Җаваплар бирәчәкбез…
  • Ялгышмадык, адаштык без,
  • Үз теләгебез белән.
  • Җәен, кышын, язын, көзен,
  • Гел теләп яшел үлән.
  • Әллә кемнәргә ышанып,
  • Атлам саен алданып.
  • Бәхетне тапмакчы булып,
  • Дошман-дуска ялланып.
  • Кыйбланы аңласак та,
  • Ул якка карамадык.
  • Саваплы диеп әйтерлек,
  • Бер эшкә ярамадык.
  • Болганчык суда балыкны,
  • Барыбер тота алмадык.
  • Су болганчык… ә балыгы,
  • Булмаганын, аңладык.
  • Болганчык еллар, су кебек,
  • Исраф булган вакытлар.
  • Бер генә начар ягы бар,
  • Төзәтергә вакыт тар.

Бу ни була… Әәмин?

  • Ни аңлата мондый куллар…
  • Кемдер әйтә «амин» ди.
  • Кешеләр шулай куя бит,
  • Интернеттан карыйм ди.
  • Кемнәр шулай «гафу» сорый,
  • «Зинахар» дип ялварган.
  • «Дога» укый кемнәр шулай,
  • Андый булган… җаннар бар.
  • «Дөрес» диеп дәлилләүне,
  • Кемдер шулай күрсәтә.
  • Ничә тапкыр кую белән,
  • Саннар белән үлчәтә.
  • «Йога да» ул кемнәр өчен,
  • Ялгыз, тыныч калганда.
  • «Бир бишне» дип шап иттереп,
  • Сәләмләшеп алганда.
  • Беләбезме нигә шулай,
  • Тотабыз да «чәпәйбез.»
  • Асылларын аңлый алмый,
  • Һаман җирдә… яшәйбез.

Галәмдә

Кая безнең урын бу галәмдә,

Җир үзе дә, тузан бөртеге.

Бер ноктасы күктә җемелдәүче,

Бер йолдызлы кояш төркеме.

Күккә карап ниләр күреп була,

Барысы да – йолдыз кешегә.

Кешелекнең бөтен галимнәре,

Тиңләшә алмый җиһан эшенә.

Ераклыклар… яктылыклар елы,

Акыл җитә алмый аңларга.

Фаразларның төрлеләрен тезеп,

Тырышалар безне алдарга.

Космос диләр, болыт түбәләрен,

Этләр очып кайтты бер сәгать.

Ракеталар күктә була алу,

Суда йөзгән кебек, бер гадәт.

Кем үлчәгән галәм киңлекләрен,

Кемнәр аны бераз чамалый.

Дәлилләр дә, фараз белән бергә,

Фәнгә гел ышану ярамый.

Без судагы гади балык кебек,

Суы да аның сай һәм кечкенә.

Җавапны да безгә бирә ала,

Аллаһ дигән бөек көч кенә.

Диванпәрвәр

  • Яңа пәрвәрләр туалар,
  • Пәрвәрләрнең пәрвәре.
  • Кинжаллардан да көчлерәк
  • Диваннардан бәргәне.
  • Яңа һөнәр, бик табышлы,
  • Ата …«жиңә» барысын.
  • Иснәмәсә дә сугышның
  • Бер тапкыр да дарысын.

Дөнья киңлекләрен айкый,

Диванда пәрвәрләре.

Цифрлашкан акылмы ул,

Диван… а пәрвәрләре.

  • Сүгә, тибә, сугып ега,
  • Егылучы табыла…
  • Жыелучылары күпме,
  • Шундый диван… янына.
  • Каты «сугыша» пәрвәрләр,
  • Түзсен диваннар гына.
  • Кеше күңелендә кала…
  • Башка сыйганнар гына.

Кирәге юкта шикелле,

Ул пәрвәрләр диванга.

Яткан килеш – алар эше,

Пәрвәр итеп куйганга.

Дога көтеп

  • Дога көтә солдат яу кырында,
  • Иптәшләре өчен үтенеп.
  • Үзе түгел, алар җаны диеп,
  • Күз яшьләре китә сөртелеп.
  • Җан ачысы ишетелә кебек,
  • Безгә ерак булган җирләрдән.
  • Ишетелми кебек, ихтибар юк,
  • Бәйрәм вакытлары килгәннән.
  • Оекбашлар саклый алыр микән,
  • Ихлас күңелләрдән бәйләнеп.
  • Бар гамәлләр, әгәр тормасалар,
  • Догаларга алар әйләнеп.
  • Алар кайтыр, бик күпләре кайтыр,
  • Исән имин килеш әйләнеп.
  • Ул вакытта инде була ала,
  • Бәйрәм эчләрендә әйләнеп.
  • Бүген солдат, ята окопларда,
  • Космик көчләр hава гизсә дә.
  • Күпме яра, кайтмас югалтуны,
  • Көткән җаннар кабул итсә дә.
  • Күрми калу ул сукырлыкмы сон,
  • Әллә җинәяткә якынмы…
  • Читкә карау сиңа тимәс диеп,
  • Аңламыйча әфәт якынны.

Дәүләт ханә

  • Клубта бар, мәчете дә тора,
  • Кирәк була берсен сайларга.
  • Уңай вакыт акыл яңартырга,
  • Рамаданда – изге айларда.
  • Җырлаганнар дога була алмый,
  • Биегәннәр булмый намазлар.
  • Тамашалар туктый вакыт җитеп,
  • Ишетелгән чакта азаннар.
  • Алыштырмый алар гыйбәдәтне,
  • Тамашада дога кылмыйлар.
  • Дога урынына клуб сайлап,
  • Инде ихлас мөэмин булмыйлар.
  • Мәчет сүтеп клуб салынды бит,
  • Биздерергә диннән кешене.
  • Кем ышана икесе бер диеп,
  • Дини бәйрәм клуб эшеме.
  • Иман сүзе каян килә алсын,
  • Шайтан туе булган җирләргә.
  • Иң беренче түбәтәйне салып,
  • Дин сүгәргә яшьләр килгәнгә.
  • Түбәтәйләр калды сәхнәләрдә,
  • Татар булып бераз калырга.
  • Сәясәте калды элеккечә,
  • Көч җитсә дә мәчет салырга.
  • Рамаданда клуб «яллар итә»,
  • Кемдер бәлки «ифтар» үткәрер.
  • «Тыелып та торыр, сабыр итеп»
  • Рамадан ае үткәнен.
  • Башы аның шулай башланган,
  • Клуб салып динне тыйганнар.
  • Дәүләт ханә… анда чара ясый,
  • Үзен диннән өстен куйганнар.

…дөреслек

  • Кайда дөнья дөреслеген,
  • Төзи алган кешеләр.
  • Андый хыяллы кешенең,
  • «Авызлары өшегән».
  • Ышандырырга тырышып,
  • Рубелне мактыйлар.
  • Дошманныкы болар диеп,
  • Утка доллар якмыйлар.
  • Хурлаганга омтылулар,
  • Каян калган гадәттер.
  • Кайда ялган, кайда хаклык,
  • Аңлар өчен сәбәптер.
  • Бер кешең ахмаклыгы,
  • Дөньяларны туздыра.
  • Куштан белән ялагайлык,
  • Берсен берсе уздыра.
  • Югалыпта бетә кебек,
  • Бу дөньяда дөреслек.
  • Барыбызда кимегәнгә,
  • Дөреслеккә хөреслек.
  • Ике «дөрес» бәхәсләшсә,
  • Башлана да ялгышлар.
  • Вакытлыча «акыллылар»
  • Аек чакта салмышлар…

Ерагаю

  • Ерагая бара үткән тормыш,
  • Онытыла… искә алмаган.
  • Югалалар, читкә мөкиббәннәр,
  • Бер юл белән генә бармаган.
  • Бушамыйча күрше бәйрәменнән
  • Үрдәк арасыннан, каз эзләп.
  • Таба алмый күңел тынычлыгы,
  • Шайтан арасыннан наз эзләп.
  • Ерагая әби бабайлары…
  • Бабуля һәм дедка әйләнеп.
  • Өзеләләр нәсел нигезләре,
  • Кала алмый, җептә бәйләнеп.
  • Ерагая иман, күңелдәрдән,
  • Сүрәт булып калып догалар.
  • Үзләренчә, гамәлләрсез генә,
  • Җәннәтләргә кермәк булалар.
  • Дин белгече «яллар итә» хәзер,
  • Дин белмәгән кеше калмады.
  • Гыйбәдәттән ерак булу өчен,
  • Шайтан безне шулай алдады.
  • Ерагая барып, без Хаклыктан,
  • Мөшкеллекне якын итәбез.
  • Язмыш биргән әрәм булып кала,
  • Месенлекне татып китәбез.

Замана коралы

  • Ватык телефоннар дидек,
  • Гайбәт фәлән йөргәннәрдә.
  • Шул телефонга сылтадык,
  • Төрле хәбәр килгәндә дә.
  • Гайбәтләр һаман тарала,
  • Телефоннар ватыклармы.
  • Көтеп алдык телефонсыз,
  • Яшәп булмас вакытлармы.
  • Телефонсыз үтми көннәр,
  • Уйлар килми, үтми туйлар.
  • Барысы шунда җыелган,
  • Барысында, шунда куйган.
  • Язылып бара шикелле,
  • Күргәннәре, белгәннәре.
  • Бик күпләрнең ул төннәрен,
  • Йоклый торган мендәрләре.
  • Ялгызларның иптәшләре,
  • Эшсезләргә эш дәфтәре.
  • Иренгәнне уятучы,
  • Ялкауны да эшләткәне.
  • Телефонсыз кеше ахыры,
  • Җир йөзендә яши алмас.
  • Телефоны булмый икән,
  • Мәңгелеккә хәттә бармас.
  • Телефоннар кешеләрнең,
  • Бар серләрен сөйләр кебек.
Продолжить чтение