Тамчы кунакка бара

Тамчы кунакка бара
Читать онлайн
PDF-Книга
ISBN: 978-5-298-03382-4
Год издания: 2017 год.
Скачивание в: PDF

Краткое содержание

Илдус беркөнне иртән уянды да, караватыннан төшкәнче үк кычкырып: «Мин бүген армиягә китәм!» – диде. «Улым, сиңа биш кенә яшь бит әле», – диде әнисе. «Мылтык та күтәрә алмассың», – дип әйтеп куйды әтисе. Түр башында чәй эчеп утырган бабасы елмайды гына. Дәү әнисе плитә янында коймак пешерә иде. Ул оныгының сүзенә каршы киләсе итмәде: «Әйдә, улым, битеңне ю да коймак аша, аннары барырсың», – диде. Илдус битен юган арада әтисе белән әнисе – эшкә, бабасы кичә чапкан печәнне әйләндерергә киттеләр. Коймак белән чәй эчкәндә, өч яшьлек сеңлесе Илсөя дә уянды. «Мин хәзер армиягә китәм бит», – диде аңа Илдус. «А-а, абый барса, мин дә барам!» – дип чәрелдәргә тотынды сеңлесе. «Армиягә кечкенә кызларны алмыйлар», – диде Илдус, бик җитди итеп…

В нашей библиотеке Вы имеете возможность скачать книгу Тамчы кунакка бара Зимфира Гильмутдинова или читать онлайн в формате pdf, а также можете купить бумажную книгу в интернет магазине партнеров.

Оставить отзыв: